Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 50 036 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 23,8 % сәнәгатьтә (11,9 мең эш урыны);
- 17,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (8,8 мең эш урыны);
- 8,9 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (4,4 мең эш урыны);
- 5,7 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);
- 4,7 % транспортта (2,4 мең эш урыны);
- 1 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);
- 0,7 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 37,6 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (18,8 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,07 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 489 татарстанлы теркәлгән.