Узган шимбәдә Арча стадионында «Милләт кроссы–2024» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Россиядә Гаилә елы кысаларында спорт чарасында өлкәннәр һәм төрле яшьтәге балалар катнашты.
24 сентябрьдә Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге бүлекчәсе мөдире катнашында ачык ата-аналар көне узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм бүген һәр битараф булмаган кеше өчен өстенлекле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү максатыннан Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре хәйрия чараларында актив катнашалар. Уртак тырышлык белән Әхсәнетдиновлар гаиләсенә матди ярдәм күрсәтелде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләреннән берсе – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру. Бу гражданнарның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен, физик һәм функциональ активлыгын саклап калуга яки торгызуга юнәлдерелгән чаралар комплексы.
Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Гаилә көнен үткәрү традициясе барлыкка килде.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Светлана Айметова Россиядә Гаилә елы кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән тренинг үткәрде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ком терапиясе дәресләре актив үткәрелә. Чираттагы шәхси дәресне социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева 91 яшьлек Фәрит Гафиятуллин белән үткәрде. Аның җитәкчелегендә бабай комда рәсем ясады, аны бер кулыннан икенчесенә күчерде, хайван сыннары ярдәмендә төрле сюжетлар уйнады, борчыган нәрсәләрен әйтте.
«Санпросвет» коммуникацион стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 16–21 сентябрьдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт «Сәламәтлек диктанты» белем бирү акциясе уздыра.
«Спорт һәркем өчен дә» социаль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының спорт мәйданчыгында «Күңелле бакча» эстафетасы узды. Социаль хезмәтләр алучылар көзге уңышка багышланган кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар.