Үзенчәлекле әни-педагогның үзенчәлекле дөньясы

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Күпбалалы Татьяна һәм Евгений Ишметьевлар гаиләсе өч бала тәрбияли – уллары Егор, Андрейны һәм тумыштан килгән генетик авыру диагнозы куелган кызлары Дарьяны.

Гаилә башлыгы «Самарский бройлер» кошчылык фабрикасында эшли. Гаиләдә ул финанс тотрыклылыгы һәм гаилә бурычларын бүлү өчен җавап бирә. Аның яраткан шөгыльләре арасында музыка һәм балык тоту.

Олы уллары Егор Әлмәт һөнәри көллиятендә укый, спорт һәм программалаштыру белән мавыга. Уллары Андрей Казан инновацион университеты көллиятенең Бөгелмә филиалы студенты, буш вакытын гитарада уйнауга багышлый. Даша, 4 нче сыйныф укучысы, адаптив физик культура белән шөгыльләнә. Аның мавыгулары арасында рәсем ясау, вокал, кул эшләре, өстәл уеннары.

Әниләре Татьяна инвалид балалар белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия. Күп еллар ул Бөгелмә шәһәрендәге «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эшли.

Тернәкләндерү үзәгендә уздырыла торган дәресләрдә Татьяна Васильевна баланың эмоциональ һәм физик халәте күп очракта аның якыннарының үзләрен ничек хис итүенә бәйле булуын җиткерергә тырыша. «Әни – ул үз баласының беренче ярдәмчесе. Аңа үзе өчен вакыт табу бик мөһим. Монда социаль ярдәм зур роль уйный. Мәсәлән, мин үзем спорт-сәламәтләндерү төркеменә йөрим, ул минем өчен тынычлык һәм аңлау утравы булды. Шулай ук социаль яктан актив тормыш алып барырга тырышам», – дип уртаклаша Татьяна Ишметьева.

«Ниндидер мәгънәдә без барыбыз да үзенчәлекле, барыбыз да бер-беребездән нәрсә беләндер аерылабыз. Бертөрле кешеләр булмый. Мин аңлыйм, ата-ана өчен әйләнә-тирәдәгеләрнең аңлавын табу, ярдәм алу, үзеңә дә кемгәдер файдалы булу мөмкинлеге, үз тәҗрибәң, кирәкле элемтәләр белән уртаклашу бик мөһим. Башка балаларның әти-әниләре ярдәм һәм киңәшләр өчен рәхмәт әйткәндә, бу көч һәм шатлык бирә», – дип сөйли белгеч.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International