Һөнәри компетенцияләрне камилләштерү максатында сентябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре стажировка мәйданчыклары базасында укулар узды
7 октябрьдә Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан татарстанлыларны «Сәламәт буын» Бөтенроссия социаль проекты акциясенә кушылырга чакыралар. Проектның бушлай файдалы материалларын https://zdorovoe-pokolenye.ru/ рәсми сайтында карарга мөмкин.
Гаилә һәм традицион гаилә кыйммәтләре институтына ярдәм итүче «Әтиләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россиядә Гаилә елы кысаларында «Отцовское признание» милли премиясен үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында махсуслаштырылган автотранспорт 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Тукай үзәк район хастаханәсенә илтә.
24 сентябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә/ ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар социаль яклау, социаль фонд, мәшгульлек үзәге, мәдәният идарәсе һәм балалар поликлиникасы вәкилләре булды.
Ютазы районының Крәш Бүләк авылы халкы коймак бәйрәмен билгеләп үтү өчен бергә җыелды. Беркем дә буш кул белән килмәде, һәркем табынга сыйлар китерде.
Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре «Ватанны саклаучылар» фонды белән берлектә яшьләр һәм балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен очрашу үткәрделәр.
Россиядә Гаилә елы кысаларында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар катнашында уен оештырылды. Чыгышларның уртак темасы яраткан гаилә традицияләре иде.
15–21 сентябрь көннәрендә Махачкала шәһәрендә Махсус Олимпиаданың волейбол буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар катнашты.