«Ышаныч» үзәге карамагындагылар театрда булып кайттылар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар үзләренең белемнәрен киңәйтүләрен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә алар «Мастеровые» драма театрында булдылар.

Театрның аякка басуы һәм үсеше, театр тормышының нечкәлекләре турында җентекләп театр директоры урынбасары Миләүшә Газизова сөйләде. Бу театр сыйфатлы куелышлары белән генә түгел, ә киң аудитория өчен үтемле булуы белән дә билгеле. Социаль хезмәтләр алучылар театрны эчтән күрә, театр сәнгате магиясенең ничек барлыкка килүен тирәнрәк аңлый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International