Балтач районыннан күпбалалы әти: «Гаилә – ул ышанычлы таяныч»

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Рәзинә Чуртанова эшли. Ул күпбалалы әни. Ире Руслан белән алар биш бала тәрбиялиләр, никахта инде 16 ел. «Наз» үзәгендә социаль хезмәткәр булып Рәзинә Чуртанова 2013 елдан бирле эшли.

Гаилә бик тату яши, бергә эшлиләр һәм ял итәләр. Бу гаиләдә бергәләп спортның төрле төрләре белән шөгыльләнәләр. Җәй көне бу велосипедта йөрү, йөгерү һәм саф һавада хәрәкәтчән уеннар. Кызлар шулай ук роликларда йөрүне яраталар, мәктәптә гомуми физик әзерлек секциясенә йөриләр, район ярышларында катнашалар. Кыш көне Чуртановлар чаңгыга басалар. Иң яраткан кышкы гаилә ялы – чанада шуу һәм кар сыннары ясау.

Гаилә бәхете сере турындагы сорауга Рәзинә Чуртанова гаилә – ул сине һәрвакыт аңлый торган урын, ди. Гаилә башлыгы гаилә – ул берсүзсез ярдәм һәм ышанычлы таяныч, ди. Нәкъ менә мәхәббәт, хөрмәт, үзара ярдәмләшү һәм бер-берсенә сакчыл мөнәсәбәт Чуртановларга мәхәббәттә яшәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International