23 сентябрь көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кеше һәм гражданның хокуклары һәм бурычлары» дигән тематик чара үткәрелде. Максат – балигъ булмаганнарның хокукый аңын һәм законнарга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру.
Чара кеше хокуклары тарихына экскуртан һәм Бала хокуклары турындагы конвенция белән танышудан башланды. Аннары балаларга граждан, кагыйдәләр, законнар, кеше хокуклары, бала хокуклары кебек төшенчәләрнең мәгънәләре аңлатылды, законнарны үтәүче гражданның бурычлары искә төшерелде.
Балалар мавыктыргыч хокукый викторинада катнаштылар һәм законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм үтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.