Махсус операциядә катнашучылар дәүләттән төрле ярдәм ала

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар сафында түбәнкамалы Линур З. Да бар. Ул быел июнь аенда үз теләге белән хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән кешеләрнең берсе. Алгы сызыктагы беренче көннәрдән үк ул үзен кыю, тәвәккәл һәм ышанычлы сугышчы итеп күрсәткән. Бүгенге көндә ул штурм отряды командиры. МХО максатларына ирешүгә ярдәм итә торган бурычларны уңышлы үтәгәне, тырышлыгы өчен Линурны РФ Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләгәннәр.

Ял вакытында сугышчыны хатыны Ольга һәм өч баласы җылы каршы алды. Ләкин ике атна тиз узып китте, һәм ир-ат хәрби хәрәкәтләр зонасына кайткан. Гаилә һәрвакыт түземсезлек белән якын кешесеннән хәбәрләр көтә, борчыла. Авыр, ләкин алар барысын да аңлыйлар һәм көтәләр. Гаилә аларның шундый куркусыз һәм батыр ире һәм әтисе булуы белән горурлана. Ә Линурның мотивациясе бар – туганнары һәм яраткан кешеләре өчен ул җиңү белән исән-сау кайтырга тиеш.

Дәүләт Линур З. гаиләсенә кирәкле социаль ярдәм күрсәтә. Аңа хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелгән. Хатыны һәм балалары җәмәгать транспортында ташламалы йөрү хокукыннан файдаланалар, урта улларын бюджет урынга Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллиятенә укырга алганнар, кече кызлары мәктәптә бушлай туклана. Гаилә шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү алган һәм шәһәрнең мәдәни-массакүләм чараларына бушлай йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International