Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында МХО зонасына күчтәнәчләр әзерләү һәм җибәрү күркәм традициягә әверелде. Йон оекбаш, киптерелгән имбир, кулдан киселгән токмач, хуш исле варенье җибәргәннәр иде инде. Бу юлы җәй көне әзерләнгән кипкән җиләк-җимешләр һәм хуш исле үләннәр белән чәй ясарга булдылар.
«Ир-егетләребезнең нинди авырлыклар һәм кыенлыклар аша узуын бик яхшы аңлыйбыз. Көчебездән килгәнчә катнашуыбыз аларның рухын ныгытырга ярдәм итсен. Без алар өчен дога кылабыз һәм көтәбез», – ди Лидия Грехова.
Күчтәнәчләр белән шулай ук саклык талисманнары һәм яхшы теләкләр язылган хатлар җибәрәләр.