Буа интернат-йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасы профсоюзлар көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында учреждение хезмәткәрләре катнашында уен узды. Интернат-йортта 58 хезмәткәр эшли, аларның барысы да профсоюзда тора.

Интернат-йортның профсоюз оешмасы эшчәнлеге учреждение тормышында һәм үсешендә актив катнашуга, хезмәткәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, имин хезмәт шартлары булдыруда, хезмәткәрләрнең ялын оештыруда актив катнашуга юнәлдерелгән. Буа интернат-йортының профсоюз оешмасы үз алдына коллективны туплау, хезмәткәрләрнең социаль-икътисадый хәлен яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү, һөнәри теләктәшлекне һәм үзара ярдәмләшүне ныгыту һәм үстерү бурычларын куя.

Профсоюз рәисе Светлана Айметова хезмәткәрләр өчен «Үз сәләтеңне ач» уенын оештырды. Коллектив барлык биремнәрне дә бердәм башкарып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International