Һөнәри компетенцияләрне камилләштерү максатында сентябрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре стажировка мәйданчыклары базасында укулар узды:
Яр Чаллы шәһәрендә «Адаптив бүлмә шартларында йөкле хатын-кызлар белән комплекслы эш» программасы буенча;
Түбән Кама шәһәрендә «Портаж» технологиясе кысаларында үсешләрендә авыр һәм күптөрле тайпылышлары булган балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү» программасы буенча;
Минзәлә районындагы «Тургай» социаль приюты базасында «Торгызу медиациясе формасы буларак гаилә конференциясе» программасы буенча.
Мәйданчыкларда катнашучылар учреждениеләр эшчәнлеге, эшнең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган технологияләр буенча эш тәҗрибәсе белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар, психологик күнегүләр башкардылар. Белгечләр актив рәвештә сораулар бирделәр, тәҗрибәле хезмәттәшләреннән җаваплар алдылар һәм профессиональ фикер алыштылар.
Һәр катнашучыга сертификат тапшырылды.