Татарстан спортчылары Махсус Олимпиада спартакиадасында уңышлы чыгыш ясады

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

15–21 сентябрь көннәрендә Махачкала шәһәрендә Махсус Олимпиаданың волейбол буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Ярышларда Россиянең 14 төбәгеннән мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасын Кама Аланы һәм Чистай интернат-йортларында яшәүчеләр тәкъдим итте. Мавыктыргыч уенда Татарстан командасы, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Дагыстан командаларыннан калышып, 4 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International