Россиядә Гаилә елы кысаларында Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар катнашында уен оештырылды. Чыгышларның уртак темасы яраткан гаилә традицияләре иде.
Командаларны Лариса Долинаның «Погода в доме» җыры илһамландырды. Юмористик чарада катнашучылар импровизацияләнгән сәхнәдә үзләрен бик ышанычлы тоттылар, ә аларның шаярулары тамашачылар тарафыннан лаеклы бәяләнде.
Уеннан соң күпләр интернат-йортның театр түгәрәгенә язылырга теләде.