Министрлыкта республиканың бурычлы предприятиеләрендә хезмәт хакы түләү буенча вәзгыятьне карадылар

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Координация советы эшендә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча Территориаль органы, министрлыклар, шулай ук профсоюзлар берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Яр Чаллы шәһәре, Ютазы, Түбән Кама һәм Әлмәт муниципаль районнары территориясендә урнашкан биш бурычлы предприятие тарафыннан хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.

Алга таба чаралар күрү өчен утырышта әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International