Гаилә елында Россиядә «Отцовское признание» милли премиясе үткәрелә

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Гаилә һәм традицион гаилә кыйммәтләре институтына ярдәм итүче «Әтиләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россиядә Гаилә елы кысаларында «Отцовское признание» милли премиясен үткәрә.

Премиянең максаты – гаилә кыйммәтләрен һәм гаиләдә атаның ролен үстерүгә һәм пропагандалауга, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныгытуга, тарихи хәтерне саклауга, балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткән мәдәният, мәгариф һәм фән, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендәге эшлеклеләрнең казанышларын тану.

Эшләр 2024 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә.

Премия турында нигезләмә >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International