«Астра» үзәгендә чираттагы ачык ата-аналар көне узды

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

24 сентябрьдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ачык гаилә/ ата-аналар көне узды. Чакырылган экспертлар социаль яклау, социаль фонд, мәшгульлек үзәге, мәдәният идарәсе һәм балалар поликлиникасы вәкилләре булды.

Экспертлар күпбалалы гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә дәүләт социаль, медицина һәм хокукый ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Түгәрәк өстәл һәм индивидуаль консультацияләр барышында ата-аналар дәүләт хезмәтләрен алуның административ регламентлары, пособиеләр һәм ярдәм чаралары билгеләү, өстәмә отпусклар һәм инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның эш режимы, дарулар һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, өстәмә белем алу белән бәйле сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International