7 октябрьдә Бөтендөнья балалар сәламәтлеге көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан татарстанлыларны «Сәламәт буын» Бөтенроссия социаль проекты акциясенә кушылырга чакыралар. Проектның бушлай файдалы материалларын https://zdorovoe-pokolenye.ru/ рәсми сайтында карарга мөмкин.
Шулай ук ата-аналарга ярдәм йөзеннән «Балалар һәм яшүсмерләр өчен энергиягә һәм азык матдәләренә физиологик ихтыяҗ нормалары» дигән файдалы белешмәлек әзерләнгән.