Тукай районында өлкән буынны диспансерлаштыру дәвам итә

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында махсуслаштырылган автотранспорт 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны Тукай үзәк район хастаханәсенә илтә.

Агымдагы елның 9 аенда расланган план буенча медицина оешмасына 1 442 өлкән яшьтәге авыл кешесе китерелгән. Диспансерлаштыруны вакытында узу 65 яшьтән өлкәнрәк затларның инвалидлык һәм үлем очракларының төп сәбәбе булган куркыныч авырулар барлыкка килү ихтималын киметергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International