Ютазы районында кызыклы бәйрәм билгеләп үттеләр

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районының Крәш Бүләк авылы халкы коймак бәйрәмен билгеләп үтү өчен бергә җыелды. Беркем дә буш кул белән килмәде, һәркем табынга сыйлар китерде.

Чарада «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар да актив катнашты. Бәйрәмгә алар гаиләләре белән килделәр. Социаль хезмәт алучы Гөлфия Гарипова авылдашларына гаилә гореф-гадәтләре турында сөйләде, коймак белән сыйлады.

Бәйрәм һәркемгә уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International