ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2012 ел
сишәмбе
Бүген Биектау районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”  республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында булачак укучылар өчен бәйрәм булып үтте. Биредә аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдән булган 70 бала ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин кулыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар кабул итеп алдылар.
 

30 кешедән – Лаеш районы ветераннары Советы активистлары һәм әгъзаларыннан торган делегация “Семен Буденный”  теплоходында  өч көнлек круизда булып кайтты. Алар “Казан – Түбән Новгород  – Макарьев – Казан”  маршруты буенча сәяхәт иткәннәр. 


24
август, 2012 ел
җомга
Эшче кулларга иң зур ихтыяҗ, гадәттәгечә, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сизелә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 16 нчы августтан алып 22 нче августка кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 103 кеше эштән киткән.
Яр Чаллы “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы бу көнне үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
  Зәй  халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлеге белгечләре туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. Әлеге чара “Минем яраткан шәһәрем” акциясе кысаларында үткәрелде.

23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чаралар үткәрү гадәти хәл. Быел да традицияләрне читләтеп узмыйча, шундый күңелле бәйрәм үткәрделәр.
Алар “Чуковский планетасы” дип исемләнгән балалар өчен Русиякүләм әдәби конкурста мактаулы беренче урын яулаганнар.

22
август, 2012 ел
чәршәмбе
Кичә  “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәге  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында “Букча” дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрде.
24 нче августтан алып 26 нчы августка  чаклы ветераннар һәм яшьләрдән торган делегация Мәскәүгә бара. Бу чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм ТР Ветераннарының (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы барлыкка килүгә 25 ел тулу уңаеннан оештырыла.  Сугыш елы  җырлары астында 9 вагон илдәшләребезне истәлекле урыннар буйлап сәяхәт кылып кайтыр өчен башкалага алып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International