“Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә “Букча” дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрделәр

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
Авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдән булган 50 балага, шулай ук Н.А.Галләмов исемендәге девиант тотышлы яшүсмер һәм балалар өчен ябык типтагы уку-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүче  булачак 20 укучыга барлык кирәк-яраклар тутырылган папкалар тапшырдылар.
2012 нче елның Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы булып игълан ителүен исәпкә алганда, әлеге чараның нәкъ менә “Эрмитаж – Казан” үзәгендә узуы символик мәгънәгә ия иде дисәк тә ялгыш булмас. Балар зур кызыксыну белән “Евразия күчмәләре империягә бару юлында” дип аталган күргәзмәне карадылар. Анда Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан 2190 экспонат тәкъдим ителгән. Аларда исә безнең эрага кадәр I  нче меңъеллыктан башлап XIII нче гасырда Бөек Монгол империясе барлыкка килгәнче булган вакыт аралыгы күрсәтелгән иде.
 “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәге әлеге хәйрия акциясен уздырырга ярдәм иткән барлык спонсорларга, ТР Милли музее директоры Г.Р.Нәҗиповага, “Силан” компанияләр төркеме директорлар советы рәисе Е.Е.Дидюхин һәм  «Евроофис»  ҖЧҖ генераль директоры Ю.И.Емельяновка зур рәхмәт белдерә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International