Иң күп эштән китүчеләр - эшкәртүче җитештерү тармагында

2012 елның 24 августы, җомга
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 16 нчы августтан алып 22 нче августка кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 103 кеше эштән киткән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә  очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү икенче урында. Бу тармакны 93 кеше калдырып киткән. 
Башка тармаклар белән чагыштырып караганда, эштән киткән гражданнар саны түбәндәгечә билгеләнгән: авыл хуҗалыгы – 26 кеше, файдалы казылмалар табу тармагыннан 7 кеше эштән азат ителгән, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 18 кеше, төзелеш – 36, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 9, транспорт һәм элемтә – 30 кеше, финанс эшчәнлеге – 20 кеше, күчемсез милек белән операцияләр – 31,  дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлык тәэмин итү – 29 кеше, мәгариф тармагы 51 кеше, сәламәтлек саклау - 31,  башка социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү өлкәсеннән 35 кеше эштән киткән.
 Республика буенча 16 нчы августтан алып 22 нче августка кадәр җәмгысе 764 кеше эшсез дип танылган, шуларның 510 - китәргә дип гариза язган, шул исәптән   эш урынын үз теләкләре белән 360 хезмәткәр калдырып киткән. Оешма эшчәнлеге туктатылу яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле исә 75, башка сәбәпләргә бәйле шулай ук 75 кеше эшсез калган.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International