“Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә чираттагы семинар узды

2012 елның 24 августы, җомга
Кичә  “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика мәгълүмати үзәгендә “Балинт төркеме” дип исемләнгән семинар булып узды. Темасы: “Балигъ булмаганнар һәм яшүсмерләр арасында кабат хокук бозулар һәм җинаятьләрне кисәтү буенча “Үзеңә ышан” республика максатчан программасын тормышка ашыру өчен нигез мәйданнар белгечләренең супервизиясе: балигъ булмаган хокук бозучылар белән эшләү буенча инновацион практикаларны апробацияләү.”
Яр Чаллы “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече һәм психологы бу көнне үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Психолог Юлия Соловьева семинарда катнашучылар алдында  “Балигъ булмаганнар яки шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне ресоциальләштерүгә юнәлдерелгән төзәтү-тернәкләндерү эше” дигән темага багышланган доклад белән чыгыш ясады. Ул Яр Чаллы шәһәре субъектларының үзара хезмәттәшлеге турында сөйләп, яшүсмерләр арасында кабат хокук бозуларны кисәтү буенча эшләү ысуллары һәм алгоритмын күрсәтеп, аңлатып бирде.
Семинарда катнашучылар әлеге чыгышка югары бәя бирделәр, белгечләр тарафыннан үтәлүче вазифаларның заманча һәм мөһим булуына  аеруча басым ясадылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International