Лаеш ветераннары теплоходта сәяхәт итеп кайттылар

2012 елның 28 августы, сишәмбе
30 кешедән – Лаеш районы ветераннары Советы активистлары һәм әгъзаларыннан торган делегация “Семен Буденный” теплоходында өч көнлек круизда булып кайтты. Алар “Казан – Түбән Новгород – Макарьев – Казан” маршруты буенча сәяхәт иткәннәр. 
Ветераннар бу чара кысаларында оештыручылар әзерләгән экскурсия, төрле күңел ачу чараларында катнашканнар. Чебоксар, Козьмодемьянск, Түбән Новгород һәм Макарьев шәһәрләрен, алардагы истәлекле, тарихи урыннарны караганнар.
Әлеге сәяхәт ветераннар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырган. Алар бу чараны оештырган өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка зур рәхмәт белдерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International