“Җиңү поезды” Мәскәүгә 24 нче августта юл тотачак

2012 елның 22 августы, чәршәмбе
24 нче августтан алып 26 нчы августка  чаклы ветераннар һәм яшьләрдән торган делегация Мәскәүгә бара. Бу чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм ТР Ветераннарының (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы барлыкка килүгә 25 ел тулу уңаеннан оештырыла.  Сугыш елы  җырлары астында 9 вагон илдәшләребезне истәлекле урыннар буйлап сәяхәт кылып кайтыр өчен башкалага алып китәчәк.
Мәскәүгә баруның төп максаты: яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү. Чарада барлыгы 360 кеше катнашачак. Ветераннар һәм яшьләрнең нисбәте 50гә 50 не тәшкил итә. Бу исә төрле буын вәкилләре арасында аралашучанлыкны арттыруга хезмәт итәр дип өметләнә оештыручылар. Яшь буынга тәрбия бирүче мондый зур күләмле чара әлегә беренче тапкыр оештырыла.
Чарада республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән дә катнашучылар булачак. Гомуми белем  һәм кадет мәктәпләренең  10-11 нче сыйныф укучылары, эзләүче отряд әгъзалары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар, югары уку йорты студентлары ветераннарны барлык чаралар барышында да озатып йөриячәкләр. Визит кысаларында сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар үзләренең яшь дуслары белән герой шәһәрнең берничә истәлекле урыннарында булырлар дип көтелә. Алар арасында Поклон тавында БВС музее да бар.  
Яшь буын вәкилләре башкаланы ветераннар яшәгән болгавыр  еллар күзлеге аша карап, бу чарадан тагын да зур тарихи-патриотик тәрбия алырлар дип өметләнә оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International