Зәй өйдә социаль тәэмин итү бүлеге карамагындагы өлкәннәр шәһәрнең тарихи урыннары буйлап йөрделәр

2012 елның 24 августы, җомга
Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлеге белгечләре туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. Әлеге чара “Минем яраткан шәһәрем” акциясе кысаларында үткәрелде.
12 ялгыз пенсионер һәм инвалид бу көнне музей-тыюлыгы зонасын, Крестовоздвиженск чиркәвен (1826 елгы) һәм башка мәдәни-тарихи һәйкәлләрне карап йөрделәр. Аннан соң алар Фәрдиев исемендәге паркка, Җиңү бульварына да барды. Чернушка - космонавт эткә куелган һәйкәл янында исә әлеге очрашу ахырына якынлашты.
Экскурсоводларның бик кызыклы итеп шәһәр хакында сөйләүләре, тарихи урыннарда шигырьләр укулары өлкәннәрнең күңеленә аеруча хуш килде.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International