Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә “Яхшылык көне” уздырдылар

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Зәй халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чаралар үткәрү гадәти хәл. Быел да традицияләрне читләтеп узмыйча, шундый күңелле бәйрәм үткәрделәр.
Августның кояшлы бер көнендә Карамалы ау хуҗалыгында “Яхшылык көне” булып үтте.  Бу көнне балалалар янына кунакка Фея, Убырлы карчык, Урман иясе, Веселушка килделәр. Балалар рәхәтләнеп әкияти яхшылык иленә сәяхәт кылып, эстафета кебек бәйгеләрдә катныштылар. Кәнфит агачы үстерергә дә өлгерде алар.
Бу көнне сабыйлар өчен тагын бер зур әзерләнгән иде – Карамалы ау хуҗалыгы рәисе Риф Әхмәтьянов аларны төрле-төрле күңелле уенчыклар, кирәк-яраклар белән сөендерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International