Министр Айрат Шәфигуллин булачак беренче сыйныф укучыларын белем иленә чакырды

2012 елның 28 августы, сишәмбе
Бүген Биектау районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит”  республикакүләм хәйрия акциясе кысаларында булачак укучылар өчен бәйрәм булып үтте. Биредә аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрдән булган 70 бала ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин кулыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар кабул итеп алдылар. Балаларны бу көнне шулай ук Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да тәбрикләде.
Бүләкләр биргәннән соң булачак укучыларга кызыклы уеннар һәм күңелле конкурслар да уздырдылар. Балалар да, аларның әти-әниләре дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International