Республикада 45183 хезмәткәр җитешми

2012 елның 24 августы, җомга
Коры саннар һәм статистика белән генә республикабызның предприятие һәм оешмаларында эшче кулларга булган ихтыяҗның барлык күләмен төгәл белдереп бетереп булмый. Тик шулай да: 16 нчы августтан алып 22 нче августка кадәр булган хисап атнасында эш бирүчеләр мәшгульлек үзәкләренә 45183 хезмәткәр сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Эшче кулларга иң зур ихтыяҗ Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә сизелә. Биредә эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24295, 7497 һәм 3017 ачык вакансия тәкъдим ителгән. Шунысы мөһим: эшче кулларга ихтыяҗ кичермәгән бер генә район да юк. Буш хезмәт урыннарының төп өлеше эшче һөнәрләргә туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International