Бөгелмә социаль приютында тәрбияләнүчеләр әдәби конкурста җиңгән

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Бөгелмәдә урнашкан “Ялкын” социаль приюты карамагындагы балалар “Күп укысаң, яхшы сөйләшерсең” принцибы буенча тәрбияләнәләр. Аларның иң яраткан язучыларының берсе – Корней Чуковский. Нәкъ менә шушы факт аларны “Чуковский планетасы” дип исемләнгән балалар өчен Русиякүләм әдәби конкурста катнашырга этәргән дә инде. Балаларга уңыш елмайган – алар язучының 130 еллыгына багышлап үткәрелгән бу бәйгенең катнашучысы гына түгел, ә җиңүчесе булу бәхетенә дә ирешкәннәр. Укытучылары И.Кәлимуллина җитәкчелегендә Чуковскийның әсәрләренә “Буталчык” иҗат итеп, шуның өчен  беренче урынга лаек дип танылганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International