ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2012 ел
җомга
5 сентябрьдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини ярминкәсе узачак. Чарада МУП «Метроэлектротранс» (Казан), «Клариант Мастербачес (РУС) ҖЧҖ (Түбән Кама),  ООО Форд Соллерс Елабуга” ҖЧҖ катнашачак.
Белем көне алдыннан “Возрождение» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы чара булып узды. “Белем иле яшәсен!” дип исемләнгән күңелле викторинаны үзәк белгечләре махсус әзерләгән.

29
август, 2012 ел
чәршәмбе
31 нче августта Ютазы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узачак. Эшсез калган һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарга үзенең вакансияләрен «ПО ЕЛАЗ» ААҖ (Алабуга автомобиль  заводы) тәкъдим итәчәк.
“Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 2012 нче елның 19 нчы февраленнән ТР № 1448- XII нче Законы нигезендә республикабызда Татарстан Республикасы көне – 30 август биш көнлек эш атнасында эшсез ял көне булып саналачак.
   
 

Социаль яклау учреждениеләре коллективы Баулы шәһәренең 15 еллыгына багышланган бу чарада актив катнашып, икенче урынга лаек дип табылдылар.


28
август, 2012 ел
сишәмбе
Уртача алганда, һәр хезмәткәргә 26 мең ярым сум акча түләнми калган.
Авыл хуҗалыгы, аучылык һәм урман хуҗалыгы, балык тоту һәм үрчетү, файдалы казылмалар табу, эшкәртүче җитештерү,  электроэнергетика,  төзелеш,  транспорт , күчемсез милек белән операцияләр, фәнни эзләнүләр һәм мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында уйлап табу, башка социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү, калдык суларны юк итү, мәдәният эшчәнлеге өлкәләрендә 1 августка булган бурычлар сизелерлек кимегән. 
Төзелеш фирмалары җитәкчеләре бу хәлне әлеге тармакның  башлангыч чорда үтә чыгымлы, озак сроклы булуы, заказ бирүче белән исәп-хисапларның исә вакытлы булмавы белән аңлаталар.
Гомумән, Татарстан буенча вакытында хезмәт хаклары түләмәгән  12 шәһәр һәм район исәпләнә.
Төгәлрәк әйтсәк – 1 нче августка Казан предприятиеләре  үзләренең хезмәткәрләренә 17 миллион 620 мең сум бурычларын кайтарырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International