Россиядә Гаилә елы кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Яшьләр дөньясы» яшьләр үзәге белгечләре һәм Баулы районының Татар Томбарлысы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре гаилә чарасы үткәрделәр.
Оештыручылар балаларга һәм аларның ата-аналарына күңел ачу һәм спорт активлыклары, хәрәкәтчән уеннар тәкъдим иттеләр, интерактив театр күрсәттеләр, флешмоб үткәрделәр. Мәйданчыкларда эш оештырылды.
Барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр, яхшы кәеф алдылар.