«Сандугач» ХФ һәм «НУР» хатын-кызлар инициативалары ассоциациясе оештырган үзенчәлекле балалар өчен «Һәркемдә кояш» II Республика фестивале нәтиҗәләре буенча Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Эвелина Шәрипова «Вокал» номинациясендә җиңүче булды.
Конкурска әзерләнергә кызга музыка җитәкчесе Елена Пресман ярдәм итте.
Эвелина ятим, 8 айдан кызны әбисе тәрбияли. Эвелинаны тәрбияләүдә аның өлеше бик зур.
Кыз уникаль талантка ия. Җырлау сәләтеннән тыш, Эвелинаның ишетү һәм хәтере компенсатор үсеш алган – шигырьне яки прозаны бер тапкыр укыганнан соң кыз текстны истә калдыра һәм әсәрләрне яттан сөйли.