Арча районындагы «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Россиядә Гаилә елы кысаларында актив эш алып бара. Һәр айның соңгы сишәмбесендә учреждениедә ачык гаилә / ата-аналар көннәре үткәрелә, аларга район хакимияте, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау һәм башка ведомство вәкилләре чакырыла.
Сентябрьдә ата-аналар көннәре балалар бакчалары территориясендә, ата-аналар белән күчмә очрашулар форматында узды.
Учреждение җитәкчесе Гөлсинә Шәйхелисламова 23 һәм 24 сентябрьдә 4, 5, 11 нче санлы балалар бакчаларында ата-аналар белән очрашулар үткәрде. Балаларга иртә ярдәм күрсәтү турында сөйләштеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре, 3 яшькә кадәр инвалид булмаган балаларга тернәкләндерү үзәгендә хезмәт алу мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Әти-әниләр бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, үз сорауларына җаваплар һәм борчыган сораулар буенча консультация алдылар.
Гаилә көнендә 94 ата-ана катнашты.