«Чишмә» үзәге белгече җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы турында сөйләде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында социаль хезмәт алучы белән көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрде.

Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы турында сөйләштеләр, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә булдылар, аның ишегалдында ял иттеләр. Скверның тәртибенә һәм чисталыгына игътибар иттеләр, урналарның ни өчен куелганын ачыкладылар. Социаль хезмәтләр алучыда янәшәдә урнашкан «Дан аллеясы» паркы зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International