«Юлдаш» интернат-йортында окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясыйлар

2024 елның 27 сентябре, җомга

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты карамагындагылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм партиясен тапшырдылар. Окоп шәмнәре өчен әзерлекләр «Мебель фабрикасы» микрорайонының территориаль иҗтимагый советына тапшырылды, аның бинасында «Чистай – фронтка» волонтерлар хәрәкәте урнашкан.

«Мондый шәмнәр тәнне дә, йөрәкне дә җылыта», – дип уртаклаша хәзер ялда булган хәрби хезмәткәр. Ул интернат-йортта яшәүчеләргә һәм битараф булмаган чистайлыларга чиксез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International