Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» балалар рәсемнәре конкурсын үткәрә

2024 елның 27 сентябре, җомга

Патриотик аң дәрәҗәсен күтәрү, социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнарның иҗади сәләтләрен үстерү, туган як турындагы белемнәрне системалаштыру максатларында Министрлык «Минем Ватаным – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрә.

Конкурста Министрлык карамагындагы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәт алучылары катнаша. Катнашучыларның яш – 6 яшьтән 18 яшькә кадәр.

Рәсемнәр А4 форматындагы кәгазьдә, теләсә нинди техникада, теләсә нинди инструментлар (акварель, тушь, төсле карандашлар, төсле фломастерлар, пастель, гуашь, ручкалар, маркерлар, акбур) кулланып ясалырга тиеш.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Минем яраткан ягым», «Халкымның мәдәни традицияләре», «Киләчәк шәһәре».

Катнашуга гаризалар 1 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр 2024 елның ноябрендә ясалачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм призлар белән бүләкләячәкләр.

Гаризаларны Министрлыкның Республика ресурс үзәгенә түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Казан шәһәре, Петербург ур., 40, яки почта аша гади хат белән җибәрергә мөмкин («Балалар рәсемнәре конкурсы» тамгасы белән).

Консультацияләр өчен телефон: (843) 598-31-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International