Махсус хәрби операция зонасында булган сугышчылар сафында Урыссудан Алексей К. да бар. 2023 елның сентябрендә ул контракт төзи һәм хезмәткә итә башлый. Хезмәт вакытында Алексей контузия алган, ә күптән түгел аны бүләккә – Батырлык орденына тәкъдим иткәннәр.
Өйдә Алексейны тормыш иптәше һәм кызы көтә. Алар коры ашлар әзерлиләр, яшелчәләр киптерәләр, токмач кисәләр, ятьмә үрәләр, гуманитар ярдәм җыялар. Алексейның хыялы – тыныч вакытта гаиләләре белән бергә хезмәттәшләре белән очрашу.
Алексей К. гаиләсенә дәүләт кирәкле социаль ярдәм күрсәтә. Аңа хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелгән. Кызы бушлай мәктәп туклануы ала, мәдәни-массакүләм чараларына йөри.