Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Мин – тылсымчы» конкурсына йомгак ясалды. Ул инде 15 ел рәттән үткәрелә. Конкурсны оештыручы – «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова.
Быел конкурска 57 эш тәкъдим ителде. Катнашучыларның яше – 4 яшьтән 16 яшькә кадәр. Бер генә бала да игътибарсыз калмады. Барлык катнашучыларга шарлар, бүләкләр, тәм-томнар салынган пакетлар һәм дипломнар тапшырылды.
Бүләкләүләр арасында кунаклар өчен шоу-программа оештырылды, шулай ук кунаклар өчен аквагримерлар һәм аниматорлар эшләде. Балалар һәм ата-аналар өчен тәм-томнар белән фуршет өстәле оештырылды.
«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре чараны үткәрүдә булышлык күрсәттеләр.