«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр ишарәләр телендә әкият карадылар

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Ишетми торган кешеләр очраша торган проблемалар турында күзаллау формалаштыру максатыннан, Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ишарәләр телендә «Шалкан» әкиятен карау оештырылды. Чара Халыкара саңгыраулар көненә багышланган иде.

Дәрес бу дата турында тарихи белешмәдән башланды. Тәрбияче Виктор Лифанов балаларны дактиль әлифба, саңгырау һәм начар ишетүче кешеләр белән аралашуның башка ысуллары белән таныштырды. Танылган рус халык әкияте мисалында балалар ишарәләр теле ярдәмендә тулы канлы аралашып кына калмыйча, төрле телетапшырулар, кино, спектакльләр һәм хәтта концертлар карарга да мөмкин булуын күрделәр.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерант булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International