«Безнең төбәк осталары» конкурс-фестиваленә йомгак ясалды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә Олы Кайбыч авылында Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларының социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.

Республика конкурсының максаты – социаль хезмәтләр алучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын, күнекмәләрен өйрәнү һәм тарату.

Бүләкләү тантанасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, быел конкурс катнашучыларның осталыгы белән генә түгел, номинацияләрдә сәнгать юнәлешләренең төрлелеге белән дә сөендерде.

Оештыру комитетына 23 интернат-йорттан 34 заявка килде.

Конкурста җиңүчеләр өчен бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Шулай ук Кайбыч районы тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә катнашучылар экскурсоводның борынгы традицияләр турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, районның гасырлар дәвамында үсешен раслаучы уникаль экспонатлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International