«Шатлык» үзәгенең инклюзив остаханәсендә дәресләр дәвам итә

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Типография» инклюзив остаханәсе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында чара узды. Көндезге тору бүлегенә килүчеләр ламинатор белән таныштылар.

Социаль хезмәтләр алучылар ламинаторның төзелеше, аның билгеләнеше, куркынычсызлык техникасы һәм төп эш принциплары турында белделәр. Бүлекчә белгечләре аңлатканча, ламинатор документларны һәм предметларны махсус пленка белән каплау өчен кулланыла, ул аларны дымнан, тузаннан саклый.

Дәреснең практик өлешендә ламинаторга пленка салырга, документны яки карточкаларны дөрес урнаштырырга һәм җайланманы кабызырга өйрәнделәр. Әзер элементларны резак ярдәмендә кистеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International