«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә компьютер классында чираттагы дәрес уздырдылар

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Шәхси мәгълүматларны яклау турында» темасына дәрес үткәрделәр. Чара компьютер белеме дәрәҗәсен арттыруга һәм төрле киберянаулардан саклану ысуллары турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Дәрестә катнашучылар белән шәхси мәгълүматларга нәрсә каравын искә төшерделәр. Аннары шәхси мәгълүматларны яклау ысуллары турында фикер алыштылар, Дәүләт хезмәтләре порталында үз кабинетыңны ничек якларга кирәклеге турында сөйләштеләр.

Чарада ике кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International