«Кама таңнары» социаль приютында иҗади мастер-класс узды

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Мастер-класс балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтендә катнашучылар белән бергә үткәрелде. Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы турында белделәр һәм иҗатка керештеләр. Эш ахырында катнашучылар өлкән буын өчен искиткеч открыткалар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International