Яр Чаллыдагы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сезнең алтын яшегез» концерты булып узды. Социаль хезмәтләр алучылар алдында концерт программасы белән филармония артистлары Нурислам Яхин һәм Миләүшә Фазылҗанова чыгыш ясадылар.
Концерт программасына матур җырлар һәм биюләр, шигъри номерлар кергән иде. Һәр чыгыш тамашачылардан көчле алкышлар алды. Шулай ук бәйрәм истәлегенә уртак фото ясадылар.
Чарада 49 кеше катнашты.