Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан министр Эльмира Зарипова мөрәҗәгате

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне – буыннар дәвамчанлыгы, өлкән яшьтәге кешеләрнең хезмәте, тәҗрибәсе һәм зирәклеге кыйммәте турында искә төшерергә тиешле үзенчәлекле көн.

Татарстанда 935 меңнән артык өлкән кеше яши. Шунысы куанычлы, республикада озак яшәүчеләр саны арта. Бүген бездә йөз яшен тутырган 233 кеше яши.

Дәүләтнең бөтен тырышлыгы өлкән буын вәкилләренең сәламәтлеген саклауга, аларның гомер сыйфатын һәм озынлыгын күтәрүгә, актив озын гомерлелек чорын озайтуга юнәлтелгән.

Өлкән яшьтәге кешеләр файдасына күп кенә бурычларны социаль тармак хәл итә. Чараларның күбесе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Барлык муниципаль районнарда да өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кертелгән, 42 социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатлау пунктлары ачылган, өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын Карау мәктәпләрендә өйдә карау күнекмәләренә өйрәтәләр.

«Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты кысаларында Татарстанда 32 гаилә өлкәннәрне үз өйләренә алган. Олы яшьтәге ялгыз гражданнар гаилә ямен, ярдәм һәм кайгырту тоеп яшиләр.

Бүгенге көндә 31,6 мең өлкән яшьтәге татарстанлы социаль хезмәтләр ала. Аларга социаль хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәт күрсәтүчеләр реестрына 103 учреждение кертелгән, шул исәптән 20 дәүләтнеке булмаган учреждение.

Татарстанда ел саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 50 меңләп граждан медицина оешмаларына китерелә. Диспансеризацияне һәм тиешле тикшерүләрне вакытында узу өлкән буын вәкилләренең гомер сыйфатын һәм озынлыгын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Татарстанлыларны эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Өлкәннәр яңа һөнәрләрне актив үзләштерә, белем ала һәм мәшгульлеген склап кала. Әйтик, 2023 елда 50 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия алды яшенә җиткән 2 357 кеше белем алды.

Безнең әби-бабайларның спортта, иҗатта, мәдәни һәм иҗтимагый тормышта, волонтерлыкта актив булуы сөендерә. Бүген «көмеш» волонтерлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертәләр, үсеп килүче буын өчен ватанпәрвәрлек үрнәге булып торалар.

Кадерле әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, тормыш энергиясе, иминлек, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә телим.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International