Буа интернат-йортында бәйрәм концерты булды

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырылды.

Котлау сүзе белән бәйрәмне Ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова ачты. Ул кунакларны бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләде.

Тамашачылар алдында концерт программасы белән «Чишмә» ветераннар хоры һәм «Гөлҗамал» ансамбле чыгыш ясады. Артистлар матур җырлар җырладылар, баянда уйнадылар, кунаклар белән бергә биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International