Чистайда урнашкан "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашу күптән инде еллык гүзәл традициягә әверелгән. Бу елны да биредә "Хәерле юлга" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша куйганнар.
Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Әлеге чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар катнашкан.
22 августта Яр Чаллының "Камаз" мәдәният сараенда уку йортларында белем алып чыкканнар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелә. Әлеге чарада 18 предприятие катнаша.
Иртәгә Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен махсус вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелә.
ТР оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатләренә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.