Түбән Камада бер инвалидны эшкә урнаштырганнар

2013 елның 16 августы, җомга
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Бу көнне шәһәрнең оешма һәм предприятие вәкилләре мөмкинлекләре чикле, әмма эшләргә теләкләре зур булганнарга диспетчер, автомобиль юучы, тегүче кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иткәннәр.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалидларга буш эш урыннары   турында тулы мәгълүмат та җиткергәннәр.  
Теләге булган һәркем бу көнне кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралашып, кызыксындырган сорауларына җаваплар таба алган.
Ярминкәгә 7 кеше килгән. Шуларның берсенә эшкә юллама бирелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International