Иртәгә Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен махсус вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелә.
Шәһәрнең предприятие һәм оешмалары вәкилләре бу көнне автомобиль юучы, диспетчер, тегүче кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре билгеләгәнчә, әлеге вакансияләрдәге хезмәт хакы 6000 нән 15000гә чаклы.
Тулырак мәгълүмат алу өчен (8555)41-07-00 номеры буенча чылтыратырга мөмкин.